«Тормыш матур!» сәнгать күргәзмәсе ачылу (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Зөләйха Минһаҗева һәм Фәридә Сәхабиеваның сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.
Бу кичәдә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Вильям Шекспир дөнья әдәбияты премиясе лауреаты, дистәдән артык җыентык, йөздән артык популяр җырлар авторы Зөләйха Минһаҗева беренче тапкыр тамашачыларга үзенең 18 картинасын тәкъдим итте. Ә «Ел рәссамы» шәһәр бәйгесендә катнашучы, «Чаллы сиреналары» рәссамнар бәйгесенең 1 нче дәрәҗә диплом лауреаты, автор-башкаручы, композитор, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике шигъри җыентык авторы Фәридә Сәхабиева тамашачыга дүртенче тапкыр 23 картинадан торган күргәзмәсен тәкъдим итте. 

Чарада рәссамнарның туганнары, дуслары, укытучылары, хезмәттәшләре катнашты. Яшь рәссамнарның остазы, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев үз чыгышында кызларның тырыш булуын, үз максатларыннан читкә тайпылмауларын билгеләп үтте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева картиналар арасында үз портретын күреп алган кичерешләре белән уртаклашты. Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Фәридә Сәхабиеваның туганы, рәссам Хәния Гәрәева аларга иҗади уңышлар теләде. 

1769689884816
1769689884765
photo_5465508277333462956_y
photo_5465508277333462962_y
photo_5465508277333462965_y
1769689884887
1769689884793
photo_5465508277333462975_y

Тантаналы чараны музыкаль номерлар бизәде. Татарстанның халык артисты Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, шулай ук Даян Кадыйров, Элиза Гимаеваларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде. Һәр артист Зөләйха Минһаҗева һәм Фәридә Сәхабиева сүзләренә җырлар башкарды.
Кичәдә Чаллы язучылары (Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Айрат Шәйхетдинов), «Ләйсән»  әдәби берләшмәсе әгъзасы (Роза Хәмидуллина, Зөлфия Хәйруллина, Кәүсәрия Җамалиева, Фәйрүзә Шәрипова, Сиринә Сәйфуллина, Фәйрүзә Гарипова, Гөлсинә Гәрәева, Галия Шакирова) катнашты. Иҗади дусларыннан җылы котлау сүзләре яңгырады. 

Экспозиция белән укучылар 17 февральгә кадәр шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә таныша алачак.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: