«Дөньяви риваятьләр һәм әкиятләр» сәнгать күргәзмәсен ачу (6+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 16 май көнне 16.00 сәгатьтә яшь рәссамнар, Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары Ирина Патрикеева һәм Лилия Хаҗиеваның сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Чарага килүчеләр рәсем, графика, декоратив-гамәли сәнгать кебек төрле техникада башкарылган әсәрләрне күрә алачак. Күргәзмә дөньяның төрле риваятьләре һәм әкиятләре мотивлары буенча 30лап эшне үз эченә ала. Әлеге гадәти булмаган һәм үзенчәлекле рәссам кызларның үз әкияти һәм кабатланмас дөньяларын тудыруга омтылып иҗат иткән әсәрләре мәхәббәт, изгелек һәм могҗизага ышану хисләре белән тулы.

Күргәзмә ачылу тантанасында яшь музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар чыгыш ясаячак. 

Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: