«Төсле дөнья» («Радужный мир») күргәзмәсен ачу (6+)

3 февраль көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамошвили һәм аның «Төсле дөнья» («Радужный мир») балалар өчен сәнгать студиясе укучыларының иҗат әсәрләре күргәзмәсе ачылачак.

Рәссам күптөрле сәнгать жанрларында иҗат итә: фантазиягә бай композицияләр, портретлар, натюрмортлар, абстракцияләр. Әлеге эшләрдә чынбарлыкны сурәтләү белән рәссамның дөньяны әкияти кабул итүе кушыла.

Экспозициядә рәссамның – 20 һәм укучыларының 35 эше тәкъдим ителә.

Күргәзмәне ачуга шәһәребезнең танылган рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: