Җәйге яллардан соң очрашу (18+)

11 сентябрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җәйге яллардан соң үзенең эшен башлап җибәрде.

Очрашуга берләшмә әгъзалары һәм яңа каләм тибрәтүчеләр килгән иде. Утырышта һәркем җәйге ялларны ничек үткәрүе, җәй көне булган төрледән-төрле кызыклы очраклары белән уртаклашырга тырышты.

Өч китап авторы Рушания Гыйләҗева 45 елдан соң үзенең сыйныфташлары белән очрашуын бик тәэсирләнеп сөйләде.

Зимфира Исламова, Айрат Шәйхетдинов, Зөлфия Нигманова, Гөлия Гыйләҗева, Кадрия Наил, Таһир Исмәгыйлов, Регина Миргалимова һәм башкалар үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. «Ләйсән» гә беренче тапкыр килгән Рәзиф Дәүләтов үзе белән таныштырып, шигырьләрен яңгыратты.

«Ләйсән»нең икенче утырышы 25 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә булачак. Яшь дәрәҗәсенә дә карамастан, һәрбер каләм тибрәтүчене көтеп калабыз!

Поделиться: