«Чын күңелдән баш иеп һәм яратып» (18+)

Көзге календарьда тирән ихтирамлылык хисе белән йөрәкләрне тутыручы, рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә торган, кешеләргә карата аеруча кайгыртучан һәм игътибарлы була торган көн – Халыкара өлкәннәр көне бар. 1 нче санлы китапханәдә Өлкәннәр көне кысаларында өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм «Чын күңелдән баш иеп һәм яратып» дигән тәбрикләү акцияcе белән башланып китте. Бу көнне өлкән яшьтәге укучылар китапханәгә килгәч котлаулар һәм сувенирлар алды. 

денҗ страшкого ыпокаҗл
IMG_20241003_113426
IMG_20241002_141542
IMG_20241002_142754

2 октябрь көнне «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Яшь белән гармониядә» дигән чын күңелдән сөйләшү кичәсе узды. Кунаклар бик күп яхшы сүзләр һәм җылы теләкләр ишетте, күңелле аралашу мөмкинлеге алды. Алар кызыклы бәйгеләрдә, уеннарда һәм викториналарда актив катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, дәртләнеп җырлар һәм такмаклар җырлады. Музыка мәктәбе укучыларының үз иҗади номерлары белән чыгыш ясавы чараны тагын да ямьләндерде. 
«Өлкәннәргә хөрмәтнең олысы» дигән әдәби-музыкаль сәгать 3 октябрь көнне узды. Чара китапханәчеләрнең өлкәннәр көне белән котлавыннан һәм бәйрәмнең килеп чыгу тарихыннан башланды. Бәйрәм чарасы үз эченә шигъри, музыкаль номерлар һәм бәйгеләрне алды.  
Катнашучылар чарага югары бәя бирде, барысы да яхшы кәеф белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: