Белемнәрне яңартудан – профессиональ үсешкә (18+)

30 ноябрь көнне «ҮКС» МБУнең яшь белгечләре «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУсе тарафыннан оештырылган «Белемнәрне яңартудан – профессиональ үсешкә» дигән онлайн-семинар тыңлаучылары булды. 

Семинар эше барышында заманча китапханәченең һөнәри эшчәнлегенә кагылышлы берничә юнәлеш каралды: «Үзменеджмент, яки барысына да җитешер өчен үзеңне ничек оештырырга», «Яшьләрне җәлеп итү ысулы буларак китапханәдә интеллектуаль уеннар», «Китапханә кулланучыларының мәгълүмати мәдәнияте: формалаштыру алымнары» һ.б.

Яшь белгеч Е.Г.Калмыкова Елена Геннадьевна, Аксубай җирлекара үзәк китапханәнең балалар китапханәсе мөдире, «Предъяви себя миру» (Мәскәү) Россия яшь китапханәчеләренең Х форумында катнашудан алган үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ул форумда җиңү яулаган Россия яшьләр китапханәләр проектлары турында сөйләде. 

Семинар белгечләре Республика яшүсмерләр китапханәсе уздырган «Яңа буын укуы» дигән социологик эзләнү нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге эзләнүләр нәтиҗәләре нигезендә яшьләр арасында укуны алга җибәрү буенча китапханәләр эшен камилләштерүгә рекомендацияләр булдырылды. 

Уку темасын «Гамәли әдәбият һәм нәшриятара проектлар» «АСТ нәшрияты» ҖЧҖ (Мәскәү) Департаментының маркетинг һәм маркетинг элемтәсе буенча директоры А.В. Нейман дәвам итте, ул нәшриятның яңа басмалары һәм төп трендлар, укучылар өстенлек биргән әдәбият турында сөйләде. 

Семинарга нәтиҗә ясап, Республика яшүсмерләр китапханәсе директор урынбасары Н.А. Шайтанова бүгенге көндә китапханәдә һәркем дә эшли алмавын, һөнәри китапханә эшчәнлегенең күпкырлы булуын һәм билгеле бер дәрәҗә квалификация, шәхси сыйфатлар, шулай ук китапханә белгечләренең даими һөнәри белемгә ия булуы таләп ителүен билгеләп үтте. Китапханә җитәкчелеге исеменнән ул хезмәттәшләргә кызыксынулары һәм семинарда катнашулары өчен рәхмәт белдерде, квалификацияләрен күтәрү һәм китапханә белемнәрен һөнәри яңарту программалары буенча укуларга чакырды.

Поделиться: