Бала бәхете кыйпылчыклары (12+)

20 апрельдә «Нур» («ЛУЧ» Лучшее Увлечение Чтение) клубы яшүсмерләре белән берлектә Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабы буенча фикер алышу узды.  
Сугыш турында китап укып, без балаларыбызга Ватаныбызның, ата-бабаларыбызның тарихындагы куркыныч битләр истәлеге чылбырын югалтмаска ярдәм итәбез. Яшь китап сөючеләрнең бергәләп фикер алышкан сугыш турында беренче китабы гына түгел инде бу. Балалар китапның бәян ителешендә сәерлелекне билгеләп үтте. Автор вакыйгаларны Аушвиц концлагере коменданты улы 9 яшьлек Бруно исемле малай исеменнән тасвирлый. Укучыларның күбесен үзен әйләндереп алган мохиттә барган хәлләрне аңламаучы төп геройның беркатлылыгы гаҗәпләндерде. Ул чәнечкеле тимерчыбык артында яшәүче, буйлы күлмәк кигән малай белән дуслаша. Китапта Бруно аңламаган коточкыч вакыйгалар сурәтләнмәсә дә, укучылар концлагерьда нинди куркыныч хәлләр булуына әкренләп төшенә. 
Освенцим концлагере турындагы презентациядән документаль өзекләр катнашучыларны аеруча тетрәндерде, чөнки балаларның кайберләре «үлем фабрикасы»ның куркыныч фактлары турында ишеткәне юк. Презентация барышында балалар «Мальчик в полосатой пижаме» фильмына трейлер карады, китаптан өзекләр тыңлады, сугыш хроникасыннан фотолар карады. 
Китапның сюжеты көтелмәгәнчә һәм фаҗига белән тәмамлана.  Үзенең яңа дусты Шмуэль белән бергә Бруно да газлы камерада һәлак була. Шул темага уйланып, балалар фашизмның ни дәрәҗәдә кансызлыгын һәм кешелексезлеген, югары раса идеясенең миллионлаган гаепсез кешеләрне юкка чыгаруын аңлады. Джон Бойн планетаның барлык алдынгы кешеләре кебек үк, «…болар барысы да башка беркайчан да кабатланмаячагына. Безнең көннәрдә түгел һәм безнең гасырда түгеллегенә» ышана.  
Укучылар, әлеге сүзләр чынга ашсын өчен, барыбыз да көч куярга тиеш, дигән уртак фикергә килде. Яшь китап сөючеләр дулкынлану хисләренә чумып, әлеге гаҗәеп китап турында дусларына һәм якыннарына сөйләргә теләк белән өйләренә таралышты.  

Поделиться: