«Ветеран» клубында көзге очрашу: җырлар, такмаклар һәм күңел җылысы (18+)

Нәрсә соң ул көз? Сагыш һәм моңсулыкмы, әллә гүзәл ел фасылымы? «Ветеран» клубында бу сезонда беренче очрашу узды һәм ул көзгә багышланды. Очрашуда Һидая Габдрахманова, Людмила Ткачук һәм Галина Зубаревалар башкаруында көз һәм табигать, туган як һәм туган авыл турында җырлар яңгырады. Көз тамашачылар алдында моңсу да, гүзәл дә, күңелле һәм шаян да булып килеп басты. Ветераннар артистлар белән бергә җырлар һәм такмаклар җырлады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: