«Китапханә дусларын җыя!»: көзге марафон (18+)

Һәр елдагыча, көз башында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Ачык ишекләр көне уздыра. 23 сентябрьдә «Китапханә дусларын җыя!» дигән чаралар марафоны үткәрелде. Бу көнне шәһәр китапханәләренә төрле яшьтәге 200дән артык кеше килде. 

ЦБ
IMG-20210923-WA0023
IMG-20210923-WA0021
IMG_0003
IMG_0018

Ачык ишекләр көне шәһәр үзәк китапханәсендә иң нәни укучыларыбыз – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен театральләштерелгән уен-сәяхәттән башланып китте. Алиса, Шапокляк һәм Белмәмеш белән бергә алар Могҗизалар Иле – Китапханә буйлап сәяхәткә кузгалды. Өлкәнрәк яшьтәге укучылар өчен татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Гасырлардан гасырларга килгән китап сүзе» дигән мәгълүмат сәгате үтте.
Н.А. Некрасовның тууына 200 ел булуга багышланган мәгълүмат-белем бирү чарасына Чаллы педагогия университеты филология факультетының I курс студентлары чакырылды. Китапханәче  «Некрасов – халык авазы» слайд-презентациясе ярдәмендә язучының тормыш юлыннан кызыклы фактларны тәкъдим итте, аннан соң «Некрасовны янәдән ачып» әдәби викторинасында катнашты.
Әдәбият тарихы музеенда китапханә кунаклары музейга нигез салучы, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин белән очрашты.  
Өлкән буын вәкилләре өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды. 1 нче музыка мәктәбе укытучысы һәм гармунчы Виктория Ляховецкаяның дәртләндергеч чыгышы тамашачылар өчен көтелмәгән бүләк булды. 

цдб-1
цдб-3
цдб-4
цдб-2
цдб

«Күп беләсе6ң килсә — укырга кил!» исеме астында Үзәк балалар китапханәсендә Ачык ишекләр көне узды. Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен хезмәткәрләребез китапханә бүлекләре буйлап «Барыгыз да рәхим итегез, сезне китаплар көтә!» дигән экскурсия үткәрде. Балаларга кеше тормышында китапның барлыкка килүе һәм аны дөньяның сигезенче могҗизасы дип атауларының сәбәбе турында сөйләделәр. 
Бу көнне китап алырга килгән Өлкәннәр абонементы укучыларына күпләгән яхшы, файдалы һәм гыйбрәтле китапларны искә төшерергә мөмкинлек туды. Шулай ук «Без китап белән дус» уен-табышмагы үткәрелде. Балаларга төрле популяр һәм танылган китапларның макетлары, авторларның фамилияләре язылган китап кыстыргычлары тупланмасы тәкъдим ителде. Авторны һәм китапны дөрес итеп туры китерү бурычы куелды, ә бу эш бик гади булып чыкмады.  
Көн дәвамында балалар бүлегендә яңа китаплар күргәзмәсе эшләде, балаларның игътибарын аеруча 4-D һәм 3-D энциклопедияләр һәм комикс китаплары үзенә җәлеп итте.
Өлкәннәр абонементында китапханәгә бүләк ителгән һәм тиз арада үз укучыларын табарга өлгергән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем «Әдәбият белгечләре» дигән китапханә квизында катнашты.

биц
биц1

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә экскурсия әзерләнгән иде — иң нәниләр өчен китапханә белән тәүге танышу, ә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Легумия иленә сәяхәт» дигән танып белү сәгате уздырылды.

1 нче санлы китапханәгә килүчеләрне бу көнне «Борынгы китаплар – китап сакчылары» ретро-күргәзмәсе, китапханә буйлап «Китапханә киштәләре хәзинәләре» дигән блиц-экскурсия һәм «Сүзсез акыл ияләре йорты» мини-викторинасы көтеп торды.

3 ф 1
3 ф
3 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап уку иле буйлап» экскурсиясе һәм «Синең дуслар һәм ярдәмчеләр – китаплар!» викторинасы оештырылды.

5 ф 4
5 ф 2
5 ф 3
5 ф 1

5 нче санлы китапханә укучылары — Автомеханика техникумы студентлары өчен бу көнне «Зур совет энциклопедиясе: алфавит тәртибендә 95 ел мәгълүмат» китапханә дәресе үтте. Көн дәвамында һәр укучы китапханәче-гид белән бергә заманча китапханә белән таныша, видеозал эшендә катнаша һәм «Дөньяның үзенчәлекле китапханәләре»нә виртуаль китапханә сәяхәте кыла алды. Фойеда буккроссинг күргәзмәсе оештырылган иде.  

6 ф 4
6 ф 5
6 ф
6 ф 3

6 нчы санлы китапханәнең яшь китап сөюче дуслары — 50 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханә буйлап сәяхәткә килде. Алар китапханә бүлекләрендә булды, китап күргәзмәләре белән танышты һәм «Без кайсы әкияләрдән икәнен бел» викторинасында катнашты. 77 нче гимназиянең уртанчы сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлегеңне үзең булдыр» сәламәтлек сәгате узды. Балалар сәламәтлек, сәламәт булыр өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында кызыклы фактларны белде. «Спорт калейдоскобы», «Дөрес туклану әлифбасы», «Зарарлы гадәтләр – җимерелгән хыяллар» тукталышлары буйлап уен-сәяхәте укучыларга алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. 

8 ф
8-3 ф
8-2 ф
8-5 ф

8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китаплар иле, синең булуың бик яхшы!» дигән күзәтү экскурсиясе үтте. Беренче сыйныфлылар китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Бу эштә аларга күңелле пиратлар Джо һәм Мэлли булышты. Алар балалар өчен бик күп кызыклы биремнәр һәм хәзинәләр тулы зур сандык әзерләде. Яшь китап сөючеләр аксакал капитанның серен ачты, китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты һәм урамнары – китап рәтләре, катлары китап киштәләре булган гаҗәеп шәһәрдә булды. Бу сәяхәттә кызыклы табышмаклар, әкият викториналары һәм уеннар ярдәм итте.

10ф. Загадки из ларца
10ф. Страна Журналия
10ф. Конкурс «Черный ящик»
10ф.разгадываем«Сказочный филворд»

Бу көнне 10 нчы санлы китапханәнең иң яшь кунаклары башлангыч сыйныф укучылары булды, алар «Табышмаклар сандыгы» әдәби викторинасында катнаша, ә урта мәктәп яшендәге балалар төрле уеннар, бәйгеләр һәм викториналардан торган «Әдәби ералаш»ка чакырылды. Балалар командаларга бүленде һәм «Китап галәме» киңлекләрен яуларга кузгалды. Алар «Тукта, мизгел…» бәйгесендә иллюстрацияләр буенча әдәби әсәрләрне таныды, «Шигъри викторина»да шигырь юлларын дәвам итте, әсәрләрнең авторын белде, «Әкияти филворд»ны чиште һәм башкалар. Шулай ук укучылар  «Журналлар иле» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән журналлар белән танышты.

11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен журналларга багышланган «Укы – үкенмәссең!» чарасы һәм «Мин әйләнә-тирә мохит өчен җавап бирәм!» мультимедиа дәресе үткәрде.  Бу көнне китапханәчеләр укучылар арасында ел саен уздырылучы «Укы һәм җиңү яула!» акциясе җиңүчеләренә грамоталар тапшырды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Девочка из города» китабы буенча рус язучысы Л. Ф. Воронкованың тууына 115 ел булуга багышланган уку сәгате уздырылды.   

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре төрле мавыгулар турындагы журналлардан «Яңа вакытлы матбугат: сезнең мавыгулар дөньясы» дигән күргәзмә әзерләде. Китапханәгә килүчеләр йорт хуҗалыгы, бакчачылык һәм бәйләү турында вакытлы матбугат басмалары белән танышты. Шулай ук бу көнне китапханәдә «Бурычлы, җавап бир!» акциясе үтте.

13 нче санлы китапханәдә узган «Укыйм һәм өйрәнәм!» исемле мавыктыргыч квесты яшь китап сөючеләрне яңа кызыклы китаплар белән генә таныштырып калмады, ә язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗаты турында тагын да күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итте. 

14 нче санлы китапханә иң нәни укучыларын – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Без инде нәниләр түгел, без чын күңелдән укыйбыз!» дигән театральләштерелгән экскурсиягә чакырды. Алар таш гасырга кызыклы сәяхәт кылды, анда Р. Киплингның «Как было написано первое письмо» әкияте геройларына әверелә алдылар. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен көн дәвамында китапханәчеләр «Гаҗәеп китапханәләр иле» танып белү-күңел ачу уены, «Чудесный мир Борис Заходерның гаҗәеп дөньясы» әдәби сәгате һәм «Яңа китап дөньясына сәяхәт» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар өчен бу көнне «Мин китапханәне яратам!» фотозонасы ачылды.

15 ф 1
15 ф

15 нче санлы китапханә коллективы беренче сыйныфлылар өчен «Китапларга кунакка чакырабыз!» дигән экскурсия һәм әкиятләр буенча видеовикторина уздырды.

16 ф
rbt
16 ф-2
16 ф-4
16 ф-6

16 нчы санлы китапханәдә была организована театрализованная экскурсия «Яшь китап сөючеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык!» дигән театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Балалар янына кунакка Убырлы Карчык килде, ул балалар белән бергә китапханә кагыйдәләре белән танышты. Шуннан соң балалар уку залына килде, анда аларны Патшабикә Китап каршы алды һәм «Могҗиза-сандык», Герой исемен әйт», «Сүзне әйтеп бетер» биремнәрен үтәргә тәкъдим итте. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап ярдәмчеләре» мастер-классы үтте. Бу көнне шулай ук теләге булган һәркем «Китапханә сәяхәте: инглиз көзенең барлык төсләре» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсен карый алды. Чарага килүчеләр бик теләп инглиз стилендәге фотоссессиядә актив катнашты, ә «Биттлз» җырлары кабатланмас атмосфера тудырды һәм өлкән буын вәкилләрен хатирәләр дөньясына алып кереп китте. Көн дәвамында китапханәдә «Гаилә белән укыйбыз» акциясе үтте. Балалары белән бергә килгән ата-аналар китап сайларга булышты, үз балачак китапларын искә төшерде, яңа әдәбият белән танышты. 

17 ф
17-3 ф

17 нче санлы китапханәнең яңа укучылары һәм даими укучылары өчен китапханәчеләр тарафыннан «Ал, укы, сорауларга җавап бир!» сораулы китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, «Эрудит» әдәби лотосы, шулай ук «Әкият героен таны», «Буталчык», «Тылсымлы сандык» һ.б. уеннар оештырылды. Китапханәдән читтә Боровецк бульварында «Либмоб» үтте. Китапханәчеләр үтеп баручыларга «Китапханәгә ничек барырга?» дигән сорауны бирде һәм белмәгәннәргә чакыру визиткалары таратты. 

23 ф-2
23 ф-3

23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Балалар күбрәк белсен өчен, газета һәм журналлар бар!» вакытлы матбугат сәгате узды. Алар «Минем яраткан журналым» дигән сорау-җавапта һәм «Тошка и компания» журналының популяр сәхифәләре буенча төзелгән викторинада катнашты. 

 

24 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап паровозы сәяхәте» дигән экскурсия үткәрде. Слайд-презентация ярдәмендә балалар гаҗәеп китаплар дөньясына сәяхәт кылды, «Нәни китаплар, китап-уенчыклар», «Хайваннар турында китаплар», «Журнал» станцияләрендә тукталыш ясады. Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Интернет заманында китап» дигән чара әзерләнгән иде. 

Ачык ишекләр көне кысаларында үткәрелгән төрледән-төрле чаралар китапханәләргә яңа укучыларны җәлеп итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: