Язгы буяулар бәйрәме (6+)
2
Ноябрь 2022
Чәршәмбе
Мәктәп каникуллары көннәрендә 17 нче санлы китапханә «Язгы буяулар бәйрәме» дигән уен программасы уздырды. Чара башында алып баручы балаларга көз, аның билгеләре турында сөйләде. Шуннан соң укучылар бик теләп көзге – бакча җимешләре, гөмбә, яңгыр турында табышмаклар чиште. Чарага килүчеләр мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, анаграммалар төзүдә актив катнашты. Чара кунаклары «Алтын яфраклар», «Бәрәңгене күчер», «Көзге кәрҗин» бәйгеләрендә катнашты. «Җиләк-җимешне таны» уены балаларда аеруча зур кызыксыну тудырды, анда алар үзләренең җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте.
|