«Бервакыт китапханәдә…»: көзге утырмалар (6+)

1 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Бервакыт китапханәдә…» дигән көзге утырмалар узды. Көзгечә, матур итеп бизәлгән залда җылы, дустанә рух хакимлек итте. 

Как то раз в …
IMG_20221026_143645
IMG_20221026_161933
IMG_20221026_143145
IMG_20221026_162453
IMG_20221026_162809
IMG_20221026_163603
IMG_20221026_164023
IMG_20221028_115420

Чара башында балалар түземсезләнеп көз белән очрашуны көтте, әмма көтмәгәндә аның урынына явыз Пычрак килде һәм һәркемдә төшенке кәеф булуын теләде. Ләкин балалар Пычракның да күңелен күтәрә алды һәм аны үзләренә дус итте. Ул көз уңышлары салынган кәрҗинне алса да, аны кызлар һәм малайлар үзе белән уйнаса, кире кайтарып бирергә вәгъдә итте. Укучылар бик теләп һәм кызыксынып аның биремнәрен башкарды. Алар аның урман турында табышмакларын чиште, «Бакчада ни үсә?», «Бу яфрак кайсы агачтан?» викториналары сорауларына җавап бирде, «Юеш зонтик», «Суган түтәле» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнады. Көз көне ниләр булуын Пычракның исенә төшерү өчен, балалар бик теләп кроссворд чиште һәм сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр укыды. Барысыннан да канәгать булган Пычрак бәйрәмне сәламәтлек, яхшы кәеф теләкләре белән тәмамлады, кәрҗиндәге күчтәнәчләр белән сыйлады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: