«Учларымда утлы күмер»: шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән онлайн очрашу (18+)

Чаллы Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Мөхияр белән онлайн очрашу уза.

Рәзинә Мөхияр – талантлы шагыйрә һәм педагог, татар телендә басылып чыккан уннан артык китап, урта һәм югары белем бирү учреждениеләре өчен күп кенә дәреслекләр авторы, доцент, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты. Аның шигырьләренә танылган композиторлар 50дән артык җыр иҗат иткән.

Сезнең игътибарга әдәби-музыкаль очрашуның онлайн трансляциясен тәкъдим итәбез.

 

Поделиться: