«Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Флорид Фәсхиев белән онлайн очрашу (12+)
9 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең ВКонтакте төркемендә «Родина Ольга» исемле китаплар циклы авторы Флорид Фәсхиев белән онлайн-очрашу узды. Флорид Рафаил улы тарихи повесть жанрында яза, әсәрендә ил, республика, шәһәр төзелеше үсеше чорларын һәм ике бер-берсен сөюче яшьләрнең тормышын ачып сала. Аның әсәрләре чынбарлыкка корылган. Чара барышында укучыларга озак еллар Башкарма хакимият органнарында җитәкче вазифаларын башкарган күпкырлы шәхеснең иҗаты белән танышу, авторның имзасы куелган китапны бүләк итеп алу һәм кунак башкаруында музыкаль композиция тыңлау мөмкинлеге тудырылды. Туры эфирның видеоязмасы
|