Популяр китаплар авторы Зифа Кадырова белән онлайн-очрашу (0+)

1 июль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең ВКонтакте төркемендә Татарстан әдәби олимпының иң серле фигурасы Зифа Кадырова белән онлайн-очрашу узды.

Зифа Әбделвәли кызы «Ел китабы» бәйгесенең «Татар телендә чәчмә әсәрләр» номинациясендә җиңүче булды. Гомеренең күп өлешен төзелештә хезмәт куеп уздыра. Ә беренче юлларын илле яшен каршы алганда яза. Аның повестьлары чын күңелдән һәм күңел өчен язылган, аларда гади тормыш вакыйгалары тасвирлана. Китаплар кешелек җылысы, уй-хыяллар белән сугарылган, гади сөйләм телендә язылган һәм укучылар күңелен бик тиз арада яулап та ала. 

Туры эфирда автор үзенең укучылары түземсезлек белән көтеп алган «Урланган яшьлек» дигән яңа китабын тәкъдим итте. Чара барышында тамашачылар З. Кадырова иҗаты, аның киләчәккә планнары белән танышты, шулай ук чатта үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм җылы теләкләрен калдыра алды. Иң кызыклы сорау авторы бүләккә Зифа Кадырованың имзасы белән яңа китабына ия булды.

 

Поделиться: