Юбиляр шагыйрь Әнвәр Шәрипов белән онлайн очрашу (16+)

Сезнең игътибарга галим һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов белән онлайн очрашуны тәкъдим итәбез. Чараның кунаклары – Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, шәһәребезнең күренекле җырчылары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илсөяр Зарипова һәм Дания Сибгатуллина.

Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Татар әдәбияты өлкәсенә кагылышлы монографияләр, йөзләгән фәнни мәкаләләр һәм методик күрсәтмәлекләр, «Кем идең син?» һәм «Тукта, мизгел!» шигъри җыентыклар авторы. 

Поделиться: