Тукай белән бер көн (0+)
26 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйренең 135 еллыгына һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тукай белән бер көн» үтте. Әлеге көн татар язучысы Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча курчак спектакленнән башланды. Яшь тамашачылар «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Су анасы» әкиятләреннән өзекләр карады. «Кызыклы шәкерт» һәм «Бала белән күбәләк» шигырьләре тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын ярата, аларга ышана һәм әлеге ышанычны һәм мәхәббәтне әкият дөньясыннан чынбарлыкка күчерә. Сәнгать бүлегендә Габдулла Тукайның «Су анасы» исемле танылган әсәре мотивлары буенча иҗади мастер-класс үтте. Балалар, су буенда басмада чәчен тарап утыручы төп герой образын сурәтләп, бик матур иллюстрация тудырды. Иҗат итү барышында әкият, аның милли темасы буенча фикер алыштылар. Габдулла Тукай көненең дәвамы итеп шәһәр үзәк китапханәсе мәйданында «Тукай шигырьләре телемдә» исемле шигъри марафон уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре илһамланып шигырьләр укыды, Г. Тукай тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләде һәм чарага килүчеләргә шагыйрьнең яраткан әсәрләрен искә төшерергә һәм укып бирергә тәкъдим итте. Шигъри марафонда шәһәрнең танылган язучылары һәм шагыйрьләре актив катнашты. Тукай шигърияте белән илһамланган бүгенге көн авторлары үзләренең яңа шигырьләрен укыды.Тукай белән бер көн флешмоб белән тәмамланды – барлык катнашучылар шагыйрь шигыренә язылган «Туган тел» җырын бергәләп башкарды. |