«Яңа буын китапханәсе» чит ил студентлары өчен күзәтү экскурсиясе (16+)
19
Сентябрь 2024
Пәнҗешәмбе
19 сентябрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә кунакта КФУның Чаллы филиалы чит ил гражданнары өчен әзерлек факультетында укучы Россия югары уку йортларының булачак студентлары булды. Алар Россиягә Кытай, Германия, Төркмәнстан һәм Таҗикстан кебек төрле илләрдән укырга килгән. Хезмәткәрләребез бик теләп китапханә заллары буйлап кунакларга экскурсия уздырды. Укучылар бик кызыксынып робот Робин белән аралашты, компьютер залы белән кызыксынды һәм алга таба рус телен тагын да камилрәк өйрәнер өчен китапханәгә язылу мөмкинлеге турында белде. |