«Кызыклы һәм күптөрле балалар матбугаты»: журналларга күзәтү (6+)

10 ноябрь көнне 12 нче санлы китапханә «Тургай» гаилә клубының кече яшьтәге мәктәп балалары өчен балалар матбугатына күзәтү ясады.  

Пресса
Фотот 4
Фото
Фото.1
Фото 3
Фото 2

Күзәтү барышында китапханәче яшь китап сөючеләрне китапханәдәге газета һәм журналлар белән таныштырды. Балалар бу басмаларның кешеләргә ни өчен кирәк булуы, аларның нинди файда китерүе һәм битләрендә очрый торган геройларны нилектән шулкадәр яратулары турында белде. Балалар газеталары һәм журналлары яртылаш тексттан һәм яртылаш рәсемнәрдән тора, бу исә баланы интернеттан аерып торырга мөмкинлек бирә. Балалар төрле тематиканы яктыртучы кызыклы һәм мавыктыргыч балалар журналлары «Мурзилка», «Шишкин лес», «Филя», «Смешарики», «Пульс природы», «Классный журнал» һ.б.лар белән танышты. Журналларның төп сәхифәләре турында мәгълүмат алдылар, шигырьләр һәм әкиятләр укыдылар, журнал битләрендәге табышмакларны һәм башваткычларны чиштеләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: