«Россия – халыклар мозаикасы» иллюстратив-китап күргәзмәсенә күзәтү (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре Чаллы педагогия университеты оештырган «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XIV Халыкара ачык педагогия форумында катнашты. Кунаклар өчен «Россия – халыклар мозаикасы» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар экспозициянең төп бүлекләре һәм кыйммәткә ия басмалар белән танышты. Күпмилләтле дәүләт барлыкка килү тарихына һәм аның үсешенә үзеннән өлеш керткән танылган ватандашларга аерым игътибар бирелде.  

IMG_20260520_141230_631
20260520_085825
IMG_20260520_093113_316~2
IMG_20260520_141230_363
IMG_20260520_092244_804
20260520_094808

Россия халыкларының мәдәни мирасы: гореф-гадәтләре, кәсепләре, милли киемнәре, фольклоры һ.б.лар турындагы китаплар кунакларга аеруча ошады. Шулай ук библиотека-челны.рф сайтында Россия халыклары бердәмлеге елына әзерләнгән «Яр Чаллы: халык көче бердәмлектә» мәгълүмат-белем бирү проекты тәкъдим ителде. Үткәрелгән вакыйга халыклар арасындагы татулык һәм хөрмәтнең әһәмиятен ассызыклады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: