2023 елның юбиляр балалар язучылары китапларына күзәтү (6+)

2 март  көнне  12 нче татар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен юбиляр балалар язучылары Хәкимҗан Халиков, Әминә Бикчәнтәева, Нәҗип Мәдияров, Дәрҗия Аппакова иҗаты буенча «Балачак иленә сәяхәт» исеме астында китапларга күзәтү үткәрде. Балалар китаплары ул – гүзәллек, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре. Ул китаплардагы повесть–хикәяләрдән, шигырь-поэмалардан, әкиятләрдән балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап таба, тормыш сабаклары ала.

Чараның икенче өлешендә Хәкимҗан Халиковнның «Зиһен ачкычлары» дигән юбиляр китабындагы арифметик табышмаклар, грамматик башваткычлар һәм тел шомарткычлар буенча уен оештырылды.

 

 

Поделиться: