Милли бизәкләр дөньясы (6+)
14
Июль 2022
Пәнҗешәмбе
14 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Милли бизәкләр дөньясы» дигән танып-белү программасы узды. Чара барышында балалар татар милли бизәкләренең чәчәкле, геометрик, зооморфлы (хайваннар сурәтләре кушып ясалган) төрләре белән танышты, аларның охшаш һәм аермалы яклары, кайда һәм нинди өслекләрдә кулланыла алулары турында белде. Тәкъдим ителгән китапларда балалар күн мозаикада, чигүдә, ювелир сәнгатендә, керамикада кулланылган милли бизәкләрне тапты. Алган белемнәре алъяпкычны бизәүдә иҗади якын килергә ярдәм итте. Күңелле һәм танып-белү чарасы татар халык сәнгате буенча «Халкымның күңел бизәкләре» дип аталган китап күргәзмәсе белән тәмамланды.
|