Роберт Грейвсның «Мифы Древней Греции» китабы буенча фикер алышу (18+)

«Прометей» клубы Роберт Грейвсның «Мифы Древней Греции» китабы буенча фикер алышуны дәвам итте. Барлык борынгы диннәрдә һәм ышануларда диярлек очраучы Алиһә-ана образы, автор фикеренчә, кешелек үсеше этабының билгеле бер этабында җәмгыятьнең матриархатка мөрәҗәгать итүен аңлата. 
«Гильгамеш турында эпос», Борынгы Эллада мифлары, Америка индеецлары риваятьләре һәм «Старшая Эдда» – барысында да кайчандыр кешеләрнең хатын-кыз алиһәләренә табынуына киная бар. 
Роберт Грейвс – хыялланучы һәм романтик, галим һәм шагыйрь. Ул Ак Алиһәнең бөеклеге идеясенә чын күңелдән ышанган һәм аңа фәнни трактатлар гына түгел, ә шигырьләр дә багышлаган.

1456
216c7cdd-4385-4f82-a1dd-cf2b8d293318
88209bf3-826f-41c6-b204-c1f90fc88f9d
7943374d-421b-4d52-8fbe-ff4fdad93f4a

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: