М. Хазинның «Лестница в небо» китабы буенча фикер алышу (16+)

20 гыйнвар көнне «Прометей» клубында катнашучылар Россиянең танылган публицисты Михаил Хазинның «Лестница в небо» китабы буенча фикер алышты. Бу китап хакимият корылышы, идарә һәм карьерачыларның үз-үзен тотышы сорауларына багышланган. Анда үзара буйсыну мөнәсәбәтләре белән бәйләнгән һәм теге яки бу ресурсларны үз кулларына алу өчен берләшкән кешеләр сыйфатында идарә төркемнәре теориясе формалаштырылган. Авторлар сурәтләгән хакимият теориясендә «ресурс» төшенчәсе төп рольне уйный, аның өстендә контроль кешене башкалар алдында алыштыргысыз итә. Моңа имза хокукы, конфиденциаль мәгълүматны белү, кирәкле кешеләр белән танышу,  милек керергә мөмкин. 

Китапның фикер алышу өчен алынган бүлеге хакимияткә Франклин Рузвельтның килүенә багышланган. 

Поделиться: