«М. Хазин «Лестница в небо. Ричард Никсон – путь на Олимп» китабы буенча фикер алышу (18+)
19
Февраль 2024
Дүшәмбе
17 февраль көнне «Прометей» клубында чираттагы очрашу узды, анда Россиянең танылган публицисты Михаил Хазинның «Лестница в небо» китабы буенча фикер алышу дәвам итте. Бу юлы катнашучылар АКШның 37 нче президенты Ричард Никсонның тормыш һәм хезмәт юлын, аның хакимияткә килүе һәм китү сәбәпләрен өйрәнде. Америка сәясәтенең якты йолдызы сәяси сугышның пычрак ысулларын куллануы, хәйләкәрлеге, компромат җыюы, алдавы һәм сәяси көндәшләрен эзәрлекләве белән дан тота. Ул яңа массакүләм мәгълүмат чарасы буларак телевидениене һәм аның халыкка йогынтысының сәясәт өчен әһәмиятле булуын беренче булып ача.
|