«20 нче еллар: тарих һәм фактлар»: Г.Ш. Яхинаның «Сәмәркандка эшелон» китабы буенча фикер алышу (18+)

29 апрель көнне 15 нче санлы китапханә өлкәннәр өчен «20 нче еллар: тарих һәм фактлар» исеме астында Г.Ш. Яхинаның «Сәмәркандка эшелон» китабы буенча фикер алышу уздырды. «Чишмә» клубында катнашучылар язучының тормыш юлы белән танышты; кайбер китап геройларының прототиплары итеп кайсы туганнарын алуы турында белде. Гүзәл Яхинаның әнисе Әлфия ханым кечкенә генә видеороликтан өзектә үзенең кызы турында кызыклы фактларны сөйләде: мәсәлән, Гүзәл Шамил кызы бик иртә укырга өйрәнгән һәм ике яшендә инде каршындагы бар нәрсәне укыган. Җыелучылар «21 нче гасырда илебезнең канлы үткәннәрен яңадан куптару кирәкме икән?», «Идел буе һәм тулаем ил тарихының бер өлеше турында ни өчен матур әдәбият әсәрләре аз язылган?», «Бу китапны энәсеннән җебенә кадәр укып чыккан укучыларны барысыннан бигрәк нәрсә тетрәндерде һәм исендә калды?» һ.б. сораулар буенча актив фикер алыштылар.
Клублылар бик канәгать калды һәм китапханәчеләрдән мондый кызыклы һәм эчтәлекле кичәләрне ешрак уздыруларын сорадылар.  

Поделиться: