А. Жвалевский һәм Е. Пастернакның «Вакыт һәрвакыт яхшы» китабы буенча фикер алышу (12+)

23 октябрьдә 82 нче санлы кадет мәктәбе укучылары  А. Жвалевский һәм Е. Пастернакның «Время всегда хорошее» («Вакыт һәрвакыт яхшы») китабы геройлары белән бергә вакыт буенча мавыктыргыч сәяхәт  ясадылар.

Очрашу китап авторлары һәм аларның иҗаты белән танышудан башланды. Аларның әсәрләре буенча куелган буктрейлерлар күрсәтелде: «Москвест», «Мин мәктәпкә барырга телим », «Вакыт һәрвакыт яхшы».

«Вакыт буенча сәяхәт» презентациясе балаларга узган һәм якын киләчәктә булырга мөмкинлек бирде, 1980 һәм 2018 елларда кешеләрнең тормышы белән таныштырга, үткән һәм киләчәкне чагыштырырга ярдәм итте. Укучылар 1980 һәм 2018 еллардагы  мәктәп тормышы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бигрәк тә бүгенге көн укучыларына узган гасырның 80 нче елларына эләгү кызык иде. Балалар октябрятлар һәм пионерларның  кемнәр икәнлеген белделәр.

Бик тере сөйләшү булды. Баларның барысына да повесть ошаганы ап-ачык иде. Фикер алышу барышында укучылар кызыксынып әлеге сорауларга җавап эзләделәр: «Укучыларга кайчан  укырга һәм дуслашырга кызыграк иде?», «Кайда уйнарга яхшырак : компьютердамы яки ишегалдындамы?», «Нәрсә мөһимрәк: чатта аралашумы яки тере аралашумы?», һәм  «Ул чорда «вакыты башка иде» дип уйлау дөрес микән?»

Чара ахырында укучылар «вакыт һәрвакыт яхшы» һәм барысы кешенең үзеннән тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

Поделиться: