«Экранда классика: укыйбыз, карыйбыз, фикер алышабыз» фикер алышу (12+)

6 октябрьдә 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен А.С. Пушкинның «Барышня-крестьянка» повесте буенча фикер алышу узды. Алып баручы чара барышын әзерләнгән укучылар да, әлеге әсәрне укымаганнар да фикер алышуда катнаша алырлык итеп оештырды. Балаларга аның белән экранлаштыру аша танышырга тәкъдим ителде. 

IMG-20251006-WA0002
IMG-20251006-WA0000
IMG-20251006-WA0001

Укучылар пушкин геройлары белән бергә борчылдылар да, шатландылар да, аларның тормыш сөючәнлеген күрде, «күркәм ерак үткәннәр» рухына кереп чумды. Из страниц повести Пушкин повесте битләреннән укучыларга шул чор, кешеләр, шул заманнарда җәмгыятьтә кабул ителгән мөнәсәбәтләр турында белү бик кызыклы булды. 
Караган видеосюжет һәм катнашучыларның фикерләрен чагыштыру өчен, алып баручы балаларга повестьтан аерым өзекләрне укыды. Шуннан соң укучылар «Барышня-крестьянка» повесте буенча викторинада һәм «Геройларга кыскача характеристика бирәбез», «Повесть геройларына өйләренә кайтырга ярдәм итегез» уеннарында катнашты.   
Чарага матур видеорәтләр, мавыктыргыч викторина һәм кызыклы биремнәр дә кертү аны яшүсмерләр өчен кызыклырак һәм күпкырлырак итте. «Барышня-крестьянка» фильмыннан өзекләрне карау әсәр белән таныш укучыларны зәвык ягыннан баетты. Әлегә кадәр әсәрне укырга өлгермәгән укучыларда ул чыганакка мөрәҗәгать итәргә теләк тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: