«Китапны яратып бүләк ит!»: гомумроссия акциясе (0+)

14 февраль, Халыкара китап бүләк итү көнендә, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре «Китапны яратып бүләк ит!» Җиденче Гомумроссия акциясендә актив катнашты. Акциянең максаты – балаларга һәм өлкәннәргә китап бүләк итеп, аларга чын күңелдән яратуыбызны белдерү. Балалар һәм өлкәннәрне бер-берсенә, дусларына һәм туганнарына китап бүләк итәргә, китапларны китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар учреждениеләренә, китапка ихтыяҗ булган урыннарга алып килергә чакыралар. 

23 нче санлы китапханәдә матур мәгълүмат стенды һәм  «Яхшы китаплар мәрхәмәтле кулларга» исеме астында китап җыю почмагы әзерләнде. Гадәттәгечә Акциядә катнашучыларга «йөрәк» эмблемасы тапшырылды. Шулай ук китапханәгә килүчеләр «Әкият героен таны» бәйгесендә, «Яраткан китап» уеннарында катнашты, «Әдәби жанрлар» викторинасы сорауларына җавап бирде. Китапханәгә 92 китап бүләк ителде. Бу басмалар тиздән китапханә киштәләрендә үз урынын алачак. 

23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (4)
23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (5)
23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (3)
23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (6)
23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (7)
23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (8)
23ф. Акция «Дарите книги с любовью»
23ф. Акция «Дарите книги с любовью» (2)

Көн дәвамында 8 нче санлы китапханәдә китап ярминкәсе узды, анда әдәбиятның төрледән-төрле жанрлары: балалар язучылары, рус классиклары әсәрләре, детективлар, хатын-кыз романнары, фантастика, тарихи әсәрләр тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем өйләрендә уку өчен китап ала, әдәбият белән алмаша, бер-берсе белән үзләренә ошаган хикәя турында фикер алыша алды. Укучылардан бүләккә 42 китап кабул итеп алынды.

IMG_8053
IMG_8048
Collage_20230214_183941

1 нче санлы китапханәдә «Телисең икән, ал, мөмкин булса, бир!» акциясе узды. Анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар бүләккә үзләренең яраткан китапларын алып килде, бу китаплар китапханә киштәләрендә үз укучысын табар, әлбәттә. Бүләк ителгән китапларның тематикасы төрле: хатын-кыз романнары, детективлар, фантастика, кулинар китаплары, рус классиклары әсәрләре. Барлыгы 30 китап бүләк ителде. Үз чиратында китапханә хезмәткәрләре укучыларга китап бүләк итү көне, аның барлыкка килүе һәм иң яхшы бүләкнең китап булуы турында сөйләде. 

Үзәк китапханәнең балалар белән массакүләм эш бүлеге «Нәниләрдән китаплар» дигән чара уздырды. Ата-аналар һәм балалар китапханәгә 14 данә китап бүләк итте. 

IMG_20220204_095943
IMG-20210225-WA0022

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Китапханәгә китап бүләк ит!» хәйрия акциясе үтте. Барлыгы 98 китап бүләк ителде, алар арасында хәзерге заман прозасы, классика, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бар. Балалар залында көн дәвамында яшь китап сөючеләргә 2012 елдан бирле билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм турында мәгълүмат бирелде. Монда алар өйдә уку өчен үзләренә ошаган китапны ала алды. Барысына да китапханәгә күрсәткән яхшы мөнәсәбәтләре өчен җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Акцияне уздыру вакытында 15 нче санлы китапханә укучылары яхшы китаплар белән алмашты һәм бер-берсенә җылы теләкләрен, яхшы кәефләрен җиткерде. Бу көннәрне китапханәгә килүчеләрнең берсе дә яхшы китапсыз кайтып китмәде. Акция барышында китапханәчеләр киатп бүләк итү бәйрәменә яшь китап сөючеләрне дә чакырды. Алар өчен «Китап белән дус бул» уен-сәяхәте уздырылды. Рус әкиятләре персонажлары Аленушка һәм Убырлы Карчык балаларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар китапханәләрнең ничек барлыкка килүе, аларның әһәмияте, анда ничек язылырга һәм үзеңә кирәкле китапны ничек сайлап алырга, китапханәдә китапларның ничек урнашуы турында белде. «Крокодил Тоша китапханәдә» мультфильм-уены китапханә кагыйдәләре буенча алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Сәяхәт бүләкләр белән тәмамланды: һәр төркем акция кысаларында бүләккә китап алды. 

20230201_145342
20230211_122639
20230118_125642
IMG-20230210-WA0013

Гомумән алганда, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләренә 302 китап бүләк ителде. Без барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: