Мәхәббәт турында укыйбыз (18+)

3 март, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында шагыйрә Римма Федоровна Казакованың 90 яшьлек юбилеена багышланган «Мәхәббәт турында укыйбыз» дигән кичә үтте. Чарага килүчеләр мәхәббәт лирикасы остасы, күпсанлы җыр хитлары авторы белән танышты. Тәкъдим ителгән презентациядән аның гади булмаган тормыш юлы һәм иҗаты турында белде. Римма Казакованың күп кенә шигырьләре көйгә салынган һәм яраткан җырларга әйләнгән, аларның яртысы – «Безответная любовь», «Мадонна», «Ты меня любишь» һ.б. лар шлягерлар. Кичәдә шагыйрьнең танылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Чараны дәвам итеп, «4,5 Гренада» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Исаева Светлана Сергеевнадан кунаклар адресына җылы котлау сүзләре яңгырады, ә күчтәнәчләр белән Шәһәр советы депутаты Галәветдинов Әхәт Насыйх улы тәэмин итте. Кичә барысына да аралашу шатлыгы, күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэсирләр бүләк итте. 

Поделиться: