Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы (16+)

12 нче санлы китапханә 4 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яр Чаллы педагогия көллиятендә укучы кызлар өчен «Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде.

Татар кызы…
Фото 5
Фото 1
Фото 4
Фото 2
Фото 3

Бәйрәм барышында программада төрле кызыклы конкурслар үткәрелде. Уен командалар белән танышудан башланды. Конкурсларда кызлар шаян сорауларга җавап бирделәр, бишек җырлары җырладылар, билгеле бер интонация белән шигырьләр сөйләделәр, «сорау-җавап» интеллектуаль конкурсында катнаштылар, төрле яклап үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Барлык кызлар да бик матур һәм һәрберсе үзенчә талантлы.
Чара ахырында жюри нәтиҗәләр ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: