Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы (16+)
4
Март 2022
Җомга
12 нче санлы китапханә 4 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яр Чаллы педагогия көллиятендә укучы кызлар өчен «Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Бәйрәм барышында программада төрле кызыклы конкурслар үткәрелде. Уен командалар белән танышудан башланды. Конкурсларда кызлар шаян сорауларга җавап бирделәр, бишек җырлары җырладылар, билгеле бер интонация белән шигырьләр сөйләделәр, «сорау-җавап» интеллектуаль конкурсында катнаштылар, төрле яклап үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Барлык кызлар да бик матур һәм һәрберсе үзенчә талантлы. |