Җир шары буйлап Яңа ел атлый (6+)

21 декабрь көнне, Яңа ел якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Җир шары буйлап Яңа ел атлый» дигән танып белү викторинасы уздырды.

Новый год шагает по планете
IMG_2766
IMG_2775 (1)

Балалар Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре, Россиядә яңа ел чыршысының барлыкка килүе, кайсы илдә бер-берсен тәрәзәдән су белән коендырулары, һәм, әлбәттә, 2022 елның символы – Юлбарыс турында сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук уку өчен «Елка. Сто лет тому назад», «Школа снеговиков», «Волшебная зима» кебек кышкы һәм тылсымлы китаплар тәкъдим ителде. 
Кызыклы яңа ел китаплары тупланмасы Яңа елны каршы алуга әзерләнүчеләр өчен аеруча файдалы булгандыр дип ышанып калабыз. Чарада балалар могҗизаларга бай бәйрәм рухына чумды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: