«Әкият каруселе» Яңа ел программасы (6+)

5 гыйнвар көнне кышкы каникуллар вакытында башлангыч сыйныф укучылары өчен 15 нче санлы китапханә «Әкият каруселе» дигән Яңа ел программасы уздырды. Балаларны Оле-Лукойе каршы алды. Ул үзе һәм үзенең тылсымлы зонтиклары турында сөйләде. Укучылар аның белән бергә әкият иле буйлап тылсымлы сәяхәткә юл тотты. Аларга «Әкиятләр сандыгы», «Музыкаль патефон» һәм «Әкият телеграммалары» дигән уен-викториналар ярдәм итте.

новголрнпя
1703598244727
1703598244734
1703598244754
1703598244760

Балалар янына кунакка Кар патшабикәсе килде. Ул аларны өшетергә тырышты һәм «Кар йомарламы» дигән кышкы уены белән сынау уздырды. Убырлы Карчык та чарада катнашмыйча калмады, ул балаларның белемнәрен тикшерде. Малайлар һәм кызлар аның барлык кышкы әкияти биремнәрен уңышлы җиңеп чыкты.

Сәяхәт Кыш Бабайның котлавы һәм аның яңа ел табышмаклары белән тәмамланды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар да, укытучылар да, ата-аналар да канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: