«Кышкы әкият чорында» яңа ел мозаикасы (6+)

Яңа ел – ул һәрвакыт бәйрәм. Анда ниндидер әкият бар, һәм шунлыктан аның күпләргә иң якты һәм яраткан бәйрәм булуы да очраклы түгел. 5 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында яшь укучылар өчен «Кышкы әкият чорында» дигән яңа ел мозаикасы уздырды.

(1)IMG_2370
(2)IMG_2476
(3)IMG_2473
(4)IMG_2483

Чара кунаклары кыш, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның тугры дуслары турында тылсымлы тарихлар тәкъдим ителгән мавыктыргыч китап күргәзмәсе белән танышты. Балалар ак кәгазь ярдәмендә матур һәм кызыклы зур кар бөртекләре әзерләде, аларны декоратив элементлар белән бизәде. Яшь укучылар пөхтә итеп һәм түземлек белән күптөрле кар бөртекләре кисте, актив рәвештә фантазияләрен эшкә җикте һәм үз бизәкләрен уйлап тапты. Иң актив катнашучылар өчен күңелле бәйгеләр һәм уеннар әзерләнгән иде, анда һәркем үз тапкырлыгын, җитезлеген һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алды. Бу яңа ел көннәрендә китапханә чын-чынлап кышкы маҗаралар йортына әверелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: