Китапханәдә яңа ел иртәсе узды (0+)
21
Декабрь 2017
Пәнҗешәмбе
20 декабрьдә 17 нче китапханәдә «Яңа ел – шәм, чыршы, әйлән-бәйлән» дигән балалар иртәсе узды.
Бу чарада балалар Яңа ел чыршысының тарихын һәм бу бәйрәмне төрле илләрдә ничек каршылаулары турында белделәр. Яшь укучыларыбыз сәнгатьле итеп кыш һәм яңа елга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, котлау телеграммалары җибәргән әдәби геройларның исемнәрен таптылар. Балалар «Әкияткә алып баручы юл», «Чыршыкай», «Яңа ел чыршысын бизә» уеннарында, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды. |