«Кышкы әкияткә кунакка» яңа ел чарасы (6+)

20 декабрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен «Кышкы әкияткә кунакка» дигән яңа ел чарасы уздырды. 

(1) IMG_2461
(2) IMG_2464
Һәр Яңа ел малайлар һәм кызлар өчен – ул хыяллар чынга аша торган могҗизалар вакыты, тылсымлы бер әкият. 
Яңа ел чарасы балаларны дөньяның төрле илләрендәге гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырудан башланды. Китапханәче кунаклары «Кар патшалыгында, суык дәүләттә» дигән матур китап күргәзмәсе янында каршы алды, анда кыш турында әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр тәкъдим ителде. Балалар бик теләп «Иң төз атучы», «Кар бөртекләрен җый», «Кәгазьдән Кар бабай», «Геройны таны» һ.б. кызыклы һәм күңелле уеннар уйнады. «Кышкы мозаика» дигән уен-сәяхәттә актив катнашып, яңа ел темасы белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: