Бөек шәхеснең шәҗәрәсе эзеннән

Бөек нәселнең шәҗәрәсе эзеннән 3
Бөек нәселнең шәҗәрәсе эзеннән
Бөек нәселнең шәҗәрәсе эзеннән 4
Бөек нәселнең шәҗәрәсе эзеннән 2
Бөек нәселнең шәҗәрәсе эзеннән 1

29нчы сентябрь көнне 12нче  татар китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2015 елда дөнья күргән “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.  Күптән түгел Кыргызстан Республикасында бу китапның презентациясе булып узса да, Татарстанда китапны тәкъдим итү беренче мәртәбә булды.

Бу китап ерак кыргыз далаларында революция үзгәрешләрен кичергән, аннан соңгы канлы репрессия басымын үз язмышы аша уздырган, шушы язмыш сынауларында асылын югалтмаган, телен, динен онытмаган татар хатыны-кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе, милләттәшебез Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматовага багышланган. Кичәгә Фәүзия Бәйрәмованың иҗатына, милләт язмышына битараф булмаган китап укучыларыбыз килгән иде. Чыгыш ясаучылар – Татар Конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Шамил Закиров, ветеран укытучы Зәбир Хәлимов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, шагыйрәләр Сирень Якупова, Рәзинә Мөхиярова, “Көмеш кыңгырау” газетасы  мөхәррире Факил Сафин, педагогия көллияте укытучысы Минһаҗева Резилә һ.б.ш.- Фәүзия Бәйрәмованың АНА образы аша татар тормышына анализ ясавын, милләт тарихындагы табышларны һәм югалтуларны барлавын ассызыкладылар, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлегенә басым ясадылар.

Кичә турындагы видеоязма 30нчы сентябрьдә Татарстан-Яңа гасыр каналында күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: