Китапханәгә яңа китаплар кайтуы көтелә!

Анонс!  Тиздән!  «ҮКС» МБУ китапханәләренә көтеп алынган яңа китаплар кайтачак!

Яхина, Г. Ш. Эшелон на Самарканд: роман / Г. Ш. Яхина.- Москва: Издательство АСТ: Редакция Елены Шубиной, 2021.- 507 с.

Гүзәл Яхина – Россия әдәбияты тарихында яңа заманның иң популяр дебютанты, «Большая книга» һәм «Ясная поляна» премияләре лауреаты, «Зөләйха күзләрен ача» һәм «Балаларым минем» бестселлерлары авторы.

Аның «Сәмаркандка эшелон» дигән яңа китабы – роман-сәяхәт һәм үзенә күрә «кызыл истерн», 1923 ел. Эшелон башлыгы Деев һәм комиссар Белая биш йөзләп урам балаларын Казаннан Сәмаркандка эвакуацияли. Юлдагы берсеннән-берсе мавыктыргыч һәм куркыныч маҗаралар, Идел буе урманнары һәм казах далаларыннан алып Кызыл-Ком чүлләре һәм Төркестан тауларына кадәр колачлы география, язмышлар һәм характерлар төрлелеге: качкан крестьяннар, чекистлар, казаклар, кечкенә сукбайларның үзенчәлекле дөньясы һәм аларның теле, психологиясе, ышанулары һәм өметләре…

Шәйдуллина, Р. Ш. Карт шомырт хатирәсе: 2 китапта: 2 кит. / Р. Шәйдуллина – Мурат. – Казан: «Ак бүре» нәшр., – 367 б.

Равилә Шәйдуллина – Муратның «Ак бүре» нәшриятында «Карт шомырт хатирәсе» исемле ике китаптан торучы романның, икенче  китабы басылып чыкты. (В издательстве «Ак Буре» вышла вторая книга романа «Карт шомырт хатирәсе» Равили Шайдуллиной–Мурата, состоящая из двух книг.)

Әсәрдә утызынчы еллар, шәхес культы, сөрген темасы… Вакыйга Равилә ханымның туган авылы Аланда бара. Репрессияләрнең канлы тәгәрмәче аның нәселен таптап, сытып уза, адәм баласы түзә алмаслык шартларга куя…

 

Поделиться: