«Китапханә төне-2023» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Китап сөючеләр»нең төнге кичәсе (0+) АНОНС!

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсе «Китапханә төне-2023» Бөтенроссия акциясенә кушыла һәм китап сөючеләрне төнге кичәгә чакыра. Бу китапханәгә гадәти булмаган вакытта килергә, китаплар әйләндереп алган атмосферада буш вакытны дуслар, гаилә белән файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, бик күп белемнәр һәм күнекмәләр алырга, төрле чараларда катнашып, онытылмас хис-кичерешләр алырга шәп мөмкинлек булачак!

«Китапханә төне» акциясе кысаларында Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе мәктәп укучысыннан алып «көмеш яшьтәгеләр»гә кадәр, сәнгать сөючеләрдән башлап бу өлкәдә белгеч булганнарга кадәр, күптәнге укучыларыбыздан алып яңаларына кадәр – барысы өчен дә кызыклы булган программа тәкъдим итә.

Сезне мавыктыргыч мастер-класслар һәм сәхнәләштерелгән тамашалар, шәһәрнең танылган һәм талантлы яшьләре белән түгәрәк өстәл артында очрашулар, рәссам Әнисә Шәйхетдинованың шәхси күргәзмәсе көтә. Яраткан китап геройлары белән бергә сез зур әдәби сәяхәткә кузгала, кызыклы китаплар буенча фикер алыша алырсыз, шигъри дуэль шигърият сөючеләрне үзенә туплар, юмористик әдәби стендап дөньясына кереп чумарсыз, өстәл уеннары буенча турнирда катнашырсыз. 

Шулай ук фотозоналар, китап күргәзмәләре, буфет эшләячәк. Күптөрле мастер-класслар көтә. 

27 майның шимбә кичендә без сезне 18.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә көтеп калабыз. 

«Китапханә төне» – ул берничә сәгатьлек файдалы ял вакыты!

Акциянең программасы, тематик мәйданчыкларның үткәрелү урыны һәм вакыты турында мәгълүмат белән безнең сайтта https://библиотека-челны.рф/ , ВКонтакте төркемендә танышып бара аласыз. 

Программада үзгәрешләр булырга мөмкин.

БАРЛЫК МӘЙДАНЧЫКЛАРГА КЕРҮ – ИРЕКЛЕ!!!

Сезне Чаллы шәһәре, Х.Ямашев бульвары, 4/14 А адресы буенча көтеп калабыз. 

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-12-52

 

 

 

Поделиться: