Китапханәдә сәнгать төне (6+)

3 ноябрьдә шәһәр үзәк китапханәсе «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

фото
IMG_20211103_192338
IMG_20211103_192313
IMG_20211103_193634
IMG_20211103_192939
IMG_20211103_192854
IMG_20211103_192429
IMG_20211103_192605
IMG_20211103_192508
IMG_20211103_192158

Кече картиналар галереясында «Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» дигән сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Матур экспозиция 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе китапханәчесе Фәридә Аллагулова булышлыгы белән оештырылды. Мәктәп укытучылары – Чаллының танылган рәссамнары үз эшләрен тәкъдим итте. 
Күргәзмәдәге 36 иҗади эш төрле техникаларда башкарылган, әмма аларны бер тематика берләштерә: барлык рәсемнәр туган як матурлыгына багышланган. Рәссамнар белән әңгәмә барышында вернисаж кунаклары эшләрнең тарихы турында белде һәм күпмилләтле халкыбызның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына кагылды. 
1 нче Балалар музыка мәктәбе укытучылары Виктория Ляховецкая, Елена Емалтынова, Диана Суходольскаялар башкаруында татар көйләре (гармун, гитара, флейта) кичәнең музыкаль бизәге булды. «Булгары» бию театры солисты Вера Зиһаншина үзәгөзгеч итеп милли җыр сузды. 
Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь, «Данко» һәм «21 нче гасыр язучылары берлеге» әдәби берләшмәсе әгъзасы Евгений Морозов үзенең ватан турында тирән хисле шигырьләрен укыды. 
Мастер-класс мәйданчыклары күпләрдә зур кызыксыну уятты. Рәссамнар Мария Сухорукова һәм Венера Мөхәммәдиева балалар һәм өлкәннәр белән бергә истәлекле сувенирлар – үзенчәлекле магнитчыклар һәм табигый материалдан кул эшләнмәләре ясадылар. 
Күргәзмә 5 декабрьгә кадәр эшләячәк. Теләге булган һәркемне экспозициядә көтеп калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: