Китапханәдә сәнгать төне (6+)

Бесплатно

Һәр елны уздырылучы «Сәнгать төне» акциясе көнендә китапханә милләтара аралашу үзәгенә әйләнәчәк. Акциянең рәсми темасы – «Сәнгать берләштерә». Теләге булган һәркем шигъри укулар, мастер-класслар, язучылар һәм рәссамнар белән очрашуларда катнаша алачак. 
Шәһәр үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында 17 сәгатьтә 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» дигән төркемле күргәзмәсе ачылу  тантанасы узачак. 
Чара кунаклары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре үз иҗатларының сере белән уртаклашачак. Әлеге рәссамнарның төп һәм яраткан темасы – татар халкының тарихы һәм мәдәнияте. Экспозициядә 40тан артык рәсем, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. 
Теләге булганнарны акциягә кушылырга чакырабыз!

Поделиться: