Сәнгать һәр заманда төрле чикләүләр һәм чикләргә карамыйча кешеләрне берләштерүче бер җеп булып тора. Чаллы – шуның иң яхшы мисалы. Шәһәр үзәк китапханәсе һәр елдагыча 3 ноябрь көнне 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында әзерләнгән бәйрәм программасы белән куандырачак. Акциядә катнашучылар китапханәдә сәнгатьнең төрле төрләре белән очраша алачак. Программада: – «Дизайнерлар берләшмәсе» Халыкара ассоциациясе әгъзасы, Кама сәнгать һәм дизайн институтының дизайн кафедрасы мөдире Юлия Абызованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы; – «Мудрёна-Матрёна» арт-квиз; – Чаллының танылган шагыйрьләре һәм музыкантлары белән очрашулар; – Төрле мастер-класслар, танып белү викториналары һ.б. – Шулай «Төрледән-төрле ябалаклар» дигән уникаль тематик күргәзмә эшләячәк, анда Виктория Ляховецкаяның арт-коллекциясендәге канатлы ерткычлар, сувенирлар, уенчыклар сурәтләнгән әсәрләрен күрергә мөмкин булачак. Барыгызны да акциягә кушылырга чакырабыз! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26, 89172712747 |