Солдат батырлыгы даны мәңге сүнмәс (0+)

6 май көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Боровецк бульварындагы Дан обелискы янында Боровецкое авылының Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Обелискта исемнәр» дигән очрашу уздырды.

никогда не померкнет
IMG_20220506_101719
IMG_20220506_105444
IMG_20220506_103803
IMG_20220506_105052
IMG_20220506_104028
IMG_20220506_104829

Балаларны Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котладылар, аның нинди югалтулар бәрабәренә яулануы турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында Боровецкое авыл советыннан фронтка 245 кеше китә, аларның 165е – һәлак була. Әлеге героик һәм фаҗигале сугыш геройларына һәйкәлләр һәр шәһәрдә һәм авылда бар. Алар безгә шул якты көнне якынайткан кешеләр турында искә төшереп тора. Үлемгә каршы барган солдат батырлыгы һәм җиңү өчен бар тырышлыгын куйган тыл хезмәтчәннәре батырлыгы беркайчан да онытылмас. Һәм безнең бурыч – сүнмәс батырлык һәм ныклык, каһарманлык һәм Ватанга ихлас мәхәббәткә карата хөрмәт хисе турында хәтерне буыннарга тапшыру. Балалар обелиск янында шигырьләр укыды, сугыш чоры җырлары җырлады, кайберләре сугышны үткән бабайлары турында сөйләде. 
Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында ятып калган һәм сугыштан соңгы чорда вафат булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алды, обелискка тере чәчәкләр салды. 
Без, китапханә хезмәткәрләре, чын күңелдән барлык сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңү белән котлыйбыз. Аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, туганнары һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен телибез. Ә яшь буынга – беркайчан да өлкән буын өлешенә тигән кайгы-хәсрәтләрне күрмәүләрен, илебез һәм кешелекне фашистлыктан коткарган халкыбыз белән горурлануларын, һәм үзебез яши торган дөньяны саклауларын телибез.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: