«Вася Куролесов белән гадәти булмаган маҗаралар»: әдәби сәгать (6+)

Кышкы каникуллар көннәрендә 14 нче санлы китапханә укучылары өчен язучы Юрий Иосифович Коваль юбилеена багышланган «Шымчы Вася Куролесов» дигән әдәби сәгать үтте.

приключения
14ф.Куролес
14ф.Куролесов
14ф. Куролесов

Балалар язучының иҗади тормыш юлы белән танышты. Аның СССР һәм Россиянең иң танылган һәм яраткан балалар язучыларының берсе булуы, шулай ук мультфильм һәм балалар фильмнары сценариечесе, рәссам һәм сынчы, җырлар авторы һәм башкаручы икәнлеге турында белде. Китапханәче «Приключения Васи Куролесова» дигән детектив тарихның төп герое – капитан Болдырев һәм эт Матрос белән бергә җинаятьче Курочкинны тотарга карар кылган Васька Куролесов турында сөйләде. Укучылар төп герой белән бергә урланган китапны эзләргә кузгалды. Җинаять эшен ачу өчен балалар ребуслар чиште, кызыклы биремнәр үтәде, пазллар җыйды. Дөрес җаваплар өчен катнашучылар хәрефләр алды, алардан югалган китапны табарга ярдәм итүче сүзне җыя алдылар.  

Чара азагында китапханә кунаклары бик мавыгып «Приключения Васи Куролесова» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: