Иң гүзәле, иң якыны, туган ягым Татарстан! (6+)
10
Август 2022
Чәршәмбе
10 август көнне 17 нче санлы китапханә Республика көненә багышланган «Иң гүзәле, иң якыны, туган ягым Татарстан!» дигән әңгәмә уздырды. Чара барышында китапханә кунаклары Татарстан республикасы символлары, туган як тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм казанышлары белән танышты. Чарага килүчеләргә «Татарстан хәзинәләре» дигән видеоязма бик ошады, анда башкалабыз һәм республиканың башка шәһәрләренең күренекле урыннары турында белде. Балалар игътибарына «Туган як ул менә нинди» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, ул балаларның белемнәрен тагын да баетты һәм үзләрен бөек халыкның бер өлеше итеп тоярга ярдәм итте.
|