«ӘНИ – иң кадерле сүз!» (12+)
25 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә «ӘНИ – иң кадерле сүз!» дигән чара уздырылды. Әниләр көне – елның иң җылы көне, бу көнне һәркем җир йөзендәге үзе өчен иң якын һәм кадерле кешесе – әнисенә күңел җылысын һәм мәхәббәтен аерым бер игътибарлылык белән бүләк итәргә тырыша. Бәйрәм уңаеннан «Әни – иң кадерле сүз» матур китап күргәзмәсе-котлау әзерләнде, ул да игътибарсыз калмады. Бәйрәм күңелле узды! Көннәр суык булуга карамастан, һәр катнашучы бу чарадан күңел җылысы алып кайтып китте.
|