«Әнидән дә кадерлерәк кеше юктыр» Бәйрәм-бәйге программасы (6+)

6 март көнне 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әнидән дә кадерлерәк кеше юктыр» исемле бәйрәм-бәйге программасы уздырды.

IMG_20190306_125421
IMG_20190306_131050
IMG_20190306_131954
IMG_20190306_130340
IMG_20190306_132329
IMG_20190306_133441
IMG_20190306_133554

Программа бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланып китте: ни өчен аны нәкъ менә 8 март көнне билгеләп үтәләр, авторы кем, дөньяның төрле почмакларында бу көнне ничек бәйрәм итәләр һ.б. Бәйрәмне дәвам итеп, әниләр һәм кызлар «Шуклар» һәм «Сипкелләр» командаларына бүленеп, төрле бәйгеләрдә бик теләп һәм кызыксынып катнашты. «Үз балаңны таны», «Минем әни иң-иңе …», «Бәйрәм гөлләмәсе», «Наз чәчәге» кебек уеннарда җитезлекләрен, зирәклекләрен, белемнәрен күрсәтә алдылар. Командалар барлык биремнәрне дә дус-тату, тиз арада һәм күңелле кәеф белән үтәде. Җанатар малайлар өчен оештырылган «Батырлыгым әни хакына» исемле бәйге оештырылды. Алар рус, татар һәм инглиз телләрендә әниләре һәм кызлар адресына әйтелгән җылы, назлы һәм ихлас ихтирам сүзләре белән тулы шигырьләрне укыды. «Әни – тәүге сүзем» җыры һәм балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре әниләр өчен көтелмәгән сюрприз булды.

Бәйге нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, катнашучылар гына түгел, ә җанатарлар да символик бүләкләр алды. Чарада «Ана күңеленең мәңге сүнмәс ялкыны» китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Бәйрәм җылы рухта узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: