«Сиңа хезмәт итәм, Россия» патриотлык атналыгы (6+)

Платно

13 нче санлы китапханәдә Патриотлык атналыгы оештырылды, аның кысаларында төрле яшьтәге укучылар өчен чаралар үткәрелде. Патриотлык атналыгы Хәрби дан көне – Ватанны саклаучылар көненә багышлана.  
Кече мәктәп яшендәге балалар Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау буенча мастер-класска килде. Чараның үзенчәлеге шунда булды: балалар әтиләренә, абыйларына, бабайларына үзләрен төрле күнекмәләргә өйрәткән өчен рәхмәт сүзләрен язды. Балалар: «Әтием, велосипедта йөрергә өйрәткәнең өчен рәхмәт»; «Син безнең яклаучы!»; «Син кыю» кебек сүзләр язды. Әмма барлык балаларны «мин сине яратам» дигән сүзләр берләштерде!
Өлкән сыйныфлылар өчен сугышны һәм аның нәтиҗәләрен әсәрләрендә чагылдырган фронтовик-язучыларга багышланган «Язучылар сугышта» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бөек язучыларның сүзләренә колак салып, балалар тарихка кереп чума һәм буыннар мирасын тоя алды. 

прслпрлв
фото 2
фото 1
фото 6
фото 5
фото 4
фото 3

Өлкәннәр абонементында әзерләнгән «Бөек халыкның бөек сугышлары» дигән китап күргәзмәсендә китапханәгә килүчеләр илебезне көчле һәм бердәм иткән тарихи вакыйгалар дөньясына кереп чумарга мәҗбүр итте. Матур рәсемле тышлыклары һәм китапларга бирелгән кызыклы аннотацияләре белән күргәзмә ата-бабаларыбызның батырлыклары турында белемнәр чыганагына әйләнде. 
«Солдат мәктәбе» дигән уен программасы кысаларында, Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балалар, үз илеңне һәм аның тарихын хөрмәт итүнең әһәмиятен аңлап, хәрби мәктәп рухына кереп чумды. Үзләренең командада эшләү, сафка әзерлек һәм дисциплина кебек күнекмәләрен эшкә җиктеләр. 
Гомумән, Патриотлык атналыгы мәдәни мирасны баетуда, патриотлык рухын күтәрү һәм тарихка хөрмәт хисен арттыруда әһәмиятле адымга әйләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: