«Сугышта булганнарның шигъри юллары белән» патриотик китап атналыгы(18+)

2 майдан 8 майга кадәр 1 нче санлы китапханәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган хәрби-патриотик атналык узды. Атна дәвамында китапханәдә «Җиңү көне – Бөек көн» дигән китап күргәзмәсе эшләде, ул укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында иң яхшы китапларны тәкъдим итте. Китапханәче китапларга күзәтү ясады. «Җиңү тәрәзәләре» – Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә уздырылучы иң төп хәтер акцияләренең берсе. 3 майда китапханә, тәрәзәләрен бизәп, әлеге акциягә кушылды.  

провараврваравр
IMG_20240502_152837
smart
smart

Акциядә катнашып, без Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы һәм фидакарьлегенә баш иябез.  Җиңү көне алдыннан «Георгий тасмасы» дигән патриотлык акциясе уздырдык, укучыларга хәтер һәм Җиңү символы буларак тасмалар тапшырдык! «Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер» биш минут тарих – ЗЯБ бистәсендә уздырылган чара шулай дип аталды. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар турында сөйләде. Барлык үтеп баручыларга истәлеккә Бөек Ватан сугышы турында китаплар һәм бу китапларны китапханәдә алырга һәм укырга мөмкин булуы турында мәгълүмат язылган китап кыстыргычлары таратылды. 8 майда  «Бөек Ватан сугышының биш данлы вакыйгасы» дигән икенче бөтендөнья сугышы барышына зур йогынты ясаган әһәмиятле көрәшләргә багышланган тарихи-патриотлык сәгате уздырылды. Патриотик китап атналыгы узды, әмма без һәрвакыт сугыш турында китапларны укыячакбыз, җиңүнең нинди кыйммәткә ия булуын беләчәкбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: