«Тукай минем йөрәгемдә» туган якны өйрәнү атналыгы (0+)
22 апрельдән 27 апрельгә кадәр Үзәк балалар модель китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай минем йөрәгемдә» дигән туган якны өйрәнү атналыгы узды. Балалар викторина һәм бәйгеләрдә катнашты, «Сөткә төшкән тычкан», «Кызыклы шәкерт», «Кырлай», «Кышкы кич» мультфильмнарын карады, татар халык уеннары уйнады, «Бала белән күбәләк» шигыре буенча «Язгы күбәләк» дигән мастер-класста катнашты, Шүрәле, Су анасы һәм башка яраткан әкият геройлары рәсемнәрен ясады һәм хәтта Шүрәле курчагы белән фотога төште. |